Реклама
Футбол буенча республика беренчелегенең икенче лигасында Чирмешәннең ир-егетләр командасы өченче урынга лаек булды. Безнекеләр хәлиткеч уенда Кама Тамагы районы спортчыларын 4:1 исәбе белән откан. Боз сараенда Самара шәһәреннән яшь фигурачылар, хоккейчылар бер атналап күнегүләр үткәрде. Сентябрь башыннан монда үзебезнекеләр алка куа башлаячак. Тренерлар 5-6-7 яшьлек кызлар, малайлардан да төркемнәр туплый.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз