Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Сосновкадан Тимирясовлар “Милләтләр кроссына” зур гаиләләре белән килгәннәр

Чирмешәндә узган “Милләтләр кроссы” ярышында иң яшь катнашучы 2 яшьлек Камил Мингалимов иде. Аларның гаиләсе: әтисе Марат, әнисе Фирүзә, абыйсы Кәрим гаилә эстафетасында беренче тапкыр катнашып, өченче урынга лаек булдылар.

Гаилә эстафетасында быел дүрт гаилә йөгерде. Иске Элмәледән беренче урынны яулаган Колесниковлар, икенче урын ияләре Сосновкадан Тимирясовлар һәм Чирмешәннән Исламовлар ел саен диярлек әлеге категориядә үзләрен сынап карыйлар.

Сүз уңаеннан, Петр һәм Марина Колесниковлар үз яшь төркемнәрендә финишка - беренче, кызлары Ксения икенче булып килделәр. Төпчекләре Арсений да кечкенәләр төркемендә йөгерде. Ул быел призлы урын ота алмады, ләкин бүләксез дә калмады, гаилә эстафетасында җиңүгә үз өлешен кертте.

Тимирясовлар бүгенге спорт бәйрәменнән, мөгаен, иң күп бүләк алып киткәннәрдер. Әниләре Надежда Тимирясова 45-54 яшьлек хатын-кызлар арасында финиш сызыгын беренчеләрдән булып узды. Уллары Максим 18-34 яшьлекләр арасында - беренче. Кызлары Варвара да 14-15 яшьлек кызлар арасында көч сынашты, кызганыч, призлы урын ала алмады, бүген аңардан тизрәк йөгерүчеләр булды; уллары Коля гаилә эстафетасында үзен күрсәтте.

Район үзәге стадионында узган бу чарада 300 дән күбрәк кеше стартка чыкты. Спортчылар 14 төркемдә көч сынаштылар, дистанцияләр 500 метрдан 2000 метрга кадәр иде.

Иң беренчеләрдән булып, стартка 2007 елгы һәм яшьрәк кызлар чыкты. Кармыштан 6 нчы сыйныф укучысы Ләйлә Шәмгунова финишка беренче килде.

-Дистанция озын булмаса да, авыр булды. Каты йөгерүчеләр бар. Мин бик тырыштым, - диде ярышларның беренче җиңүчесе.

Бу категориядә малайлар арасында Чирмешән лицееннан Данияр Шәфигуллин җиңү яулады.

ВИП-йөгерештә ир-егетләр арасында дистанцияне беренче булып яшьләрнең ял итү үзәге директоры Айнур Заһитов, хатын-кызлар арасында район мәдәният йорты директоры Мария Рыбкина үттеләр.

Башка төркемнәрдә җиңү яулаган: Ульяновкадан Фаяз Кармышев, Виолетта Сумина, Артур Андронов, Кирил Быков, Нина Калугина, Әккәрәйдән Вячеслав Трофимов, Ивашкинодан Инна Андреева, Александр Апалаев, Елена Степченко, пенсия фонды идарәсеннән Галина Прокопьева шулай ук грамоталарга һәм истәлек бүләкләргә ия булдылар.

Автор фотосы

Күбрәк фото: Милләтләр кроссыннан 40 фото (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев