Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Сосновкада узган чаңгы ярышларында нурлатлылар җитез булды

Быел да Сосновка авылында традицион “Өч нарат” (“Три сосны”) чаңгы ярышлары узды. Быел аны Бөек Җиңүнең 75 еллыгына һәм ТАССР оешуның 100 еллыгына багышлап оештырдылар.

Әлеге ярышларда, үзебезнең чаңгычылардан тыш, республиканың – биш, Самара өлкәсенең ике районыннан да спортчылар катнашты. 13 яшь категориясендә йөздән артык кеше чаңгыга басты.

Иң бәләкәй узышчылар – 2010 елгы һәм яшьрәкләр бер километр араны буйсындырдылар. Нурлат районыннан Клим Сиякин (малайлар арасында) һәм Дарья Будяшкина (кызлар арасында) иң җитезләр булдылар.

13 яшь категориясендә дә иң оста чаңгычылар ачыкланды. 2008-2009 елгылар арасында - Рәдиф  Бәширов (Нурлат), Анна Конкорова (Богдашкино), 2006-2007 елгылардан – Азат Мусин (Нурлат), Ксения Егорова (Нурлат), 2004-2005 елгылар арасында - Игорь Захаров (Иске Элмәле), Светлана Капитонова (Нурлат),  2002-2003 елгылар төркемендә  Николай Трофимов (Нурлат), Ксения Егоровалардан (Нурлат) өлгерләр табылмады.

Өлкәнрәкләр арасында, үз категорияләрендә, Варвара Тимирясова (Ульяновка), Светлана Бурнаевская (Нурлат), Василий Никитин (Чистай), Иван Елисеев (Чистай), Лидия Дементьева (Шентала), Ринат Бильданов (Нурлат), Ирина Ермолаева (Ульяновка), Леонид Киркунов (Аксубай), Ирина Фионина (Алексеевск), Айрат Зариповлар (Чистай) - беренчеләр.

Шулай ук бу көнне пневматик винтовкадан иң төз атучылар да ачыкланды. Ир-атлар арасында иң оста булып Дмитрий Ермолаев (Чирмешән районы), хатын-кызлар арасында Ирина Фионина (Алексеевск районы) танылды.

Бәйгедә җиңүчеләр иганәчеләр ярдәме белән бүләкләнделәр. Ярышларны оештыручылар бу иганәчеләргә (Панков В.Г., Ермолаев Д.В., Логинов П.В., Статин О.Ю., Ермолаев С.Д., Прокофьев П.З., Волков В.В., Прокофьев В.В., Рыбкин А.Н., Никитин В.Ю., Горбатов К.Р., Шәмсетдинов С.З., Ярхунин А.П., Муськин В.Ф., Краснов Ю.Ф., Владимиров И.В., Охотников В.В., Ефимов М.Л., Елистратов П.М.) рәхмәтләрен җиткерделәр.

Фото: Ульяновка мәктәбе архивыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев