Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Сосновка чаңгы юлында эссе булды

Быел "Өч нарат-2014" чаңгы ярышларында безнең районнан тыш, күрше Аксубай, Нурлат, Шентала районнарыннан, хәтта Казан белән Уфадан - барлыгы 150дән күбрәк спортчы катнашты. Ярышлар программасында төрле яшьтәге балаларга һәм өлкәннәргә 22 чабыш каралган иде. 6 яшьтәгеләр һәм кечерәкләр категориясендә Тимирясов Коля һәм Прокопьева Ника (Сосновка); зуррак яшьтәге балалар һәм яшүсмерләр...

Быел "Өч нарат-2014" чаңгы ярышларында безнең районнан тыш, күрше Аксубай, Нурлат, Шентала районнарыннан, хәтта Казан белән Уфадан - барлыгы 150дән күбрәк спортчы катнашты.

Ярышлар программасында төрле яшьтәге балаларга һәм өлкәннәргә 22 чабыш каралган иде. 6 яшьтәгеләр һәм кечерәкләр категориясендә Тимирясов Коля һәм Прокопьева Ника (Сосновка); зуррак яшьтәге балалар һәм яшүсмерләр арасында Захаров Игорь (Иске Элмәле) һәм Иванова Алена (Сосновка), Мостафин Илсаф һәм Сәрвәртдинова Алсу (Аксубай), Кашкаров Виктор һәм Яковлева Юлия, Крайнов Георгий һәм Нагуманова Чулпан (Нурлат районы), Максим Тимирясов (Сосновка) һәм Ефимова Анна (Богдашкино)җиңеп чыкты.
17-29 яшьлек чаңгычылар арасындагы иң озын дистанцияне беренче булып Бикушев Рәмис (Аксубай) һәм Хәмәтшина Гөлфинә (Казан) узды, икенче урында - Иванов Виктор һәм Тимирясова Юлия (Сосновка), өченчедә - Рыбкин Петр (Уфа) һәм Харитонова Галина (Аксубай).
Үз яшь категорияләрендә беренче урыннарны Кожеманов Владимир (Аксубай) һәм Колесникова Марина (Иске Элмәле); Бикушев Рәмис (Аксубай) һәм Шерматова Татьяна (Иске Элмәле); Макаров Владимир (Шентала), Епифанова Валентина, Елаков Анатолий (Нурлат), Дютин Борис (Ульяновка) яулады.
Призлы урыннарга чыккан чаңгычылар грамоталар һәм призлар белән бүләкләнделәр. Иң яшь катнашучы Тимирясов Коля һәм иң өлкән спортчы Дютин Борис та бүләксез калмады. Калган чаңгычыларны да тәм-томнар белән сыйладылар.
"Өч нарат" ярышларын үткәрүдә спонсорлар - Сосновка фермер хуҗалыгы, "Иванов Ю.С." КФХ, Самат Шәмсетдинов, Владимир Кудряшов, Валерий Волков, Владимир Муськин, бертуган Прокофьевлар, Людмила Прокопьева, Антонида Иванова, Владимир Охотников, Евгений Данилов, Андрей Ярхунин, Андрей Дютин, Михаил Ефимовлар зур ярдәм күрсәттеләр.
Ирина Федулова,
ярышлар сәркәтибе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сосновка авылы

2
X