Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Шахмат буенча район чемпионатын кадилылар отты

Шахмат буенча район чемпионатында Иске Кади һәм Яңа Кади җирлекләренең җыелма командасы беренче урынны, төп бүләкләрне яулады.

Әле команданың бу уңышы очраклы түгел – аларның Самат Ризванов, Сабирҗан Сөбханкулов, Римма Баянова кебек көчле уенчыларына бик азлар гына көндәш була ала.

Айдар Могыйзов, Булат Әхтәмов, Назгөл Җәлилова ссотавындагы Чирмешән лицее командасы – икенче, Яңа Элмәле җирлеге шахматчылары (Анатолий Иванов, Леонид Микушов, Марина Темникова) – өченче урында.

Шашкачылар арасында да кадилыларга (Марсель Мортазин, Сабирҗан Сөбхәнкулов, Әлфия Хисамова) тиңнәр булмады, алар беренче.

Яңа Элмәле җирлеге һәм Чирмешән лицее командалары (составлары шахматтагы кебех) икенче һәм өченче урында.

Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге, яшьләр ял итү үзәге оештырган әлеге бәйгедә җиңүчеләргә бүләкләр тапшырдылар.

-Шахмат һәм шахмат такталары артында байтак өметле, яшь уенчылар уйнады, - ди ярышларның баш хөкемдары Шамил Сөнчәләев.

Киләсе атнада район шахматчыларын район газетасы редакциясендә көтәбез. Әлеге турнир 14 апрельдә иртәнге сәгать 9да башланачак.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән шахмат турниры

2
X