Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Лашманда Шакиров Кубогына ярыштылар

Лашманда инде икенче ел рәттән элеккеге район җитәкчесе, авылдашлары Минсәгыйть Шакиров бүләкләренә йөзү буенча ярышлар уза. Бәйгенең быел үткәненә Кама арты районнарыннан 200 ләп яшь йөзүче катнашты.

Ачык республика турнирында Әлки, Нурлат, Алесеевск, Яңа Чишмә, Зәй, Сарман, Мөслим, Ютазы, Урыссу һәм Җәлил поселокларыннан килгәннәр. Безнең район данын исә ярышта  Лашман мәктәбе укучылары - Фаиз Билалов шәкертләре яклады.

Бәйге кызлар, малайлар-егетләр арасында  төрле йөзү стильләрендә узды. Командалар көчле. Шулай да Лашман мәктәбе укучылары: Алинә Миһманова  ике дистанциядә  ике икенче урынга лаек,  Әмир Илалтдинов, Камилла Ким, Ләйсән Хәсәншина  өченче урыннарга лаек булдылар. Кызлар командасы эстафетада да призлы өченче урынга  чыкканнар.

Ә ярышның төп кубогына  кунаклар -  Җәлил поселогы җиңүчеләре лаек булды. Гомуми нәтиҗәләр буенча,  нурлатлылар - икенче, зәйлеләр өченче урында. Безнең йөзүчеләр 8 урынга чыкты.

Җиңүчеләргә  Кубок, грамоталар, медальләрдән тыш, иганәчедән – акчлата бүләкләр дә бар иде. Оештыручылар да, спортчылар да юмарт иганәчегә рәхмәтле.

Фото Илдар Мөбәрәкшин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев