Лашман мәктәбе укучылары да тиз йөзә
Спорт

Лашман мәктәбе укучылары да тиз йөзә

Лашман мәктәбе бассейнында йөзү буенча укучылар арасында узган ярышларда Лашман, 1 нче һәм 2 нче Чирмешән мәктәпләре, кадетлар мәктәп-интернаты укучылары призлы урыннар яулаганнар.

Бәйгедә 11 мәктәптән 100 яшь спортчы көч сынашкан. Бәйге кызлар һәм малайлар арасында төрлечә йөзү стильләрендә узган. Җиңүчеләргә һәм призерларга район мәгариф бүлегенең Дипломнарын тапшырганнар.


Нет комментариев