Лашман көрәшчеләре Казахстаннан җиңү белән кайтты
Спорт

Лашман көрәшчеләре Казахстаннан җиңү белән кайтты

Лашман мәктәбе укучылары билбау көрәше буенча Казахстанда узган халыкара турнирдан, республика данын яклап, призлы урыннар яулап кайттылар.

15-16 яшьлек яшүсмерләр арасында Нур-Солтан шәһәрендә оештырылган әлеге бәйгедә 70 килограммга кадәр авырлыктагы көрәшчеләр категорияседә Нәзир Ибәтуллин  - икенче, Динар Шакиров өченче  урыннарга чыкканар. Алар  грамоталарга һәм медальләргә ия.

Егетләрнең тренеры Рафик Гатин әйтүенчә, әлеге бәйгедә республикадан җиде көрәшче катнашкан. Аларның дүртесе призлы урыннар алганнар, шуларның икесе  - лашманлылар.

фото: Рафик Гатин


Нет комментариев