Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Күтәмәлеләрнең үз чаңгы юлы (+ФОТО)

Бу авылда күмәкләшеп чаңгы юлына бастылар. Әлеге бәйгегә күрше авыллардан да спортчылар чакырылды. "Күтәмә АГРОфирмасы" һәм Күтәмә урта мәктәбе коллективлары оештырган "Күтәмә - чаңгы юлы"нда йөзләп кеше катнашты. Аларга көч биреп торучылар да шул чама иде. -Мин балалар белән якыннанрак танышырга телим. Шуңа укучылар өчен спорт ярышлары, бәйрәм чаралары оештырганда...

Бу авылда күмәкләшеп чаңгы юлына бастылар. Әлеге бәйгегә күрше авыллардан да спортчылар чакырылды.

"Күтәмә АГРОфирмасы" һәм Күтәмә урта мәктәбе коллективлары оештырган "Күтәмә - чаңгы юлы"нда йөзләп кеше катнашты. Аларга көч биреп торучылар да шул чама иде.
-Мин балалар белән якыннанрак танышырга телим. Шуңа укучылар өчен спорт ярышлары, бәйрәм чаралары оештырганда өлеш кертергә тырышам, - ди "Күтәмә АГРОфирмасы" җитәкчесе Фәнүзә Гобәйдуллина. - Авыл җирендә яшәп, авыл хуҗалыгында эшләп тә күңелле ял итәргә, матур яшәргә мөмкин икәнлеген күрсәтәсем килә.
Спорт белән шөгыльләнү өчен яшь чикләүләре юк. Бу көнне 1 класс укучылары да, 58 яшьлек аучы, Иван Тузов та чаңгыга басты.
-Чаңгы ярышлары буласын алдан белмәдем. Бакча ягына чыккач кырда чаңгычылар күрдем һәм шунда үзем дә килеп җиттем,- ди Иван Тузов.- Мин бит, көн саен булмаса да, берничә көнгә бер чаңгыга басам, кырда йөреп кайтам. Мондый ярышлар бик күңелле.
Чаңгыда йөгерү биш төркемдә узды. Ярышларны иң бәләкәйләр (1-4 класс укучылары) башлады һәм өлкәннәр төркеме тәмамлады.
Стас Борисов әле 4 класста гына укыса да, чаңгыда бик яхшы йөгерә. Ул үз яшь категориясендә беренче булды.
-Мин дәресләрдән соң һәр көнне чаңгыда йөрергә чыгам. Бу чаңгыларны миңа 2012 елда ук алдылар,- ди Стас.
11 класс укучысы Даша Мотягина, 10нчыдан Язгөл Әлмиева да бу ярышларда бик теләп катнаштылар.
-Җиңмәсәк тә, ярышларда катнашу рәхәт,- диләр кызлар. Чаңгычылар да, көч биреп торучылар да "Күтәмә АГРОфирмасы" әзерләгән шашлык белән сыйланды, кайнар чәй эчте. Җиңүчеләргә фирма җитәкчесе Фәнүзә Гобәйдуллина бүләкләр дә тапшырды.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан кутема коллектив ярышлар чаңгычылар ярышы