Чирмешәндә моңа кадәр бокс бәйгеләре узганын хәтерләүчеләр юк. Шәт, район тарихында тәүге тапкырдыр, бездә бу спорт төре буенча ачык турнир оештырдылар. Бәйгедә Яр Чаллы, Кама Аланы, Түбән Кама, Әлмәт шәһәрләреннән, Сарман, Әлки районнарыннан иллеләп боксчы катнашты.10-17 яшьлек малайлар, яшүсмерләр.
Рингны "Чирмешән" физкультура-савыктыру комплексы спорт залында урнаштырганнар. Түрдә - Петр Курасанов...