Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Казан үзенчәлекле спортчыларны җыя

21-27 гыйнварда Казанда “Махсус Олимпиаданың Бердәм уеннары” узачак.

Анда Россия һәм Белорусиянең 59 төбәгеннән интеллектуаль үсеш үзенчәлекләре булган 1500дән күбрәк спортчы катнашыр дип көтелә. Хөкемдарлар һәм волонтерлар белән кунаклар саны 2000нән дә артып китәчәк. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта хәбәр иттеләр.

Мондый уеннар беренче тапкыр гына уздырыла.

-“Махсус Олимпиаданың Бердәм уеннары” даими оештырылырга һәм Татарстан башкаласында үткәрелергә мөмкин, әмма бу хакта беренче турнир тәмамланганнан соң төгәл фикергә килергә мөмкин булачак, - диде Россиядә Махсус Олимпиада президенты Ольга Слуцкер.

Спортчылар 8 кышкы һәм 10 җәйге спорт төрләре буенча көч сынашачак. Татарстан данын 126 спортчы якларга әзерләнә, бу барлык катнашучыларның 10 процентка якынын тәшкил итә. Безнең республика катнашучылар саны буенча, Мәскәү өлкәсеннән кала, икенче урында.

Әлеге үзенчәлекле уеннарда җиңүчеләргә медальләр бирелми, ә грамота һәм ленталар тапшырылачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев