Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Ивашкино кызы бокс буенча Татарстан беренчелегендә җиңгән

Казанда яшүсмерләр арасында бокс буенча республика беренчелеге ярышларында Валентина Емельянова 2004-2005нче елларда туган кызлар арасында беренче урынны яулаган.

Якташыбызның 2008-2009нче елгылар арасында чыгыш ясаган авылдашы Вера Мадикова да сынатмаган, ул икенче урын иясе.

Әлеге кызлар “Чирмешән” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнәләр, тренерлары – Николай Емельянов.

Николай Аркадьевич әйтүенчә, әлеге дәрәжәле ярышларда, хатын-кызлар арасында, аның тагын бер шәкерте көч сынашкан, Әлмәт районы данын яклаган Дарья Дьякону да әлеге чемпионатта беренче урынга чыккан.

Гомумән алганда, Николай Емельянов төркемендә Ивашкинодан һәм Әккәрәйдән 30 бала шөгыльләнә, араларында кызлар да бар.

фото: Николай Емельянов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев