Ивашкино боксчысын республика командасына алганнар
Спорт

Ивашкино боксчысын республика командасына алганнар

13-14 яшьлек яшүсмерләр арасында бокс буенча Татарстан беренчелегенә узган бәйгедә “Чирмешән” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе укучылары да катнашып, алар арасыннан Александр Апалаев 2 нче урын яулаган.

Ивашкино авылы егете Идел буе федераль округы буенча оештырылачак бокс ярышларында республика җыелма командасы составында чыгыш ясарга тиеш.

Николай Емельянов фотолары


Нет комментариев