Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чирмешән районы боксчылары республика күләмендә җиңүләр яулый

Декабрь ае башында кызлар һәм хатын-кызлар арасында бокс буенча Казанда узган Татарстан беренчелегендә һәм чемпионатында катнашкан дүрт кызыбыз җиңүләргә ия булып кайтты.

Үз үлчәү авырлыгындагы көндәшләре арасында Инна Андреева - беренче,   Валерия Толстова  - икенче, Валентина Емельянова өченче урыннар яуладылар. 2002 елгы һәм олырак яшьтәге кызлар арасында чыгыш ясаган якташыбыз - хәзер Чабаксар дәүләт университетында белем алучы Ариадна Емельянова да  безнең район өчен чыгыш ясап, өченче урын иясе  булды.

Йодрык уйнаткан кызлар Ивашкино авылыннан һәм барысы да “Чирмешән” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Николай Емельянов шәкертләре.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев