Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Икенче урын да бик яхшы

Хоккей буенча кызлар арасында ярышларда Чирмешәннең "Корыч ябалаклар" кызлар хоккей командасы икенче урынны яулады. "Юбилейный" боз сараенда әлеге уеннар кышкы спорт төрләре буенча Татарстан Республикасы укучыларының IX спартакиадасы кысаларында оештырылды. Бәйгедә алты команда: Кайбыч, Питрәч, Алексеевск, Мөслим, Тәтеш һәм Чирмешән хоккейчылары көч сынашты. Финалда Чирмешән кызлары Питрәч районы командасы белән...

Хоккей буенча кызлар арасында ярышларда Чирмешәннең "Корыч ябалаклар" кызлар хоккей командасы икенче урынны яулады.


"Юбилейный" боз сараенда әлеге уеннар кышкы спорт төрләре буенча Татарстан Республикасы укучыларының IX спартакиадасы кысаларында оештырылды. Бәйгедә алты команда: Кайбыч, Питрәч, Алексеевск, Мөслим, Тәтеш һәм Чирмешән хоккейчылары көч сынашты. Финалда Чирмешән кызлары Питрәч районы командасы белән очрашты.

Кызганычка каршы, безнекеләр булитта ике алка керттереп, җиңелделәр. Питрәч спортчылары - беренче, Чирмешән командасы - икенче, Мөслим кызлары -өченче урыннарда.

"Минемчә, җиңү иң мөһиме түгел. Сез спорт белән шөгыльләнеп, сәламәтлегегезне ныгытасыз, яңа дуслар табасыз, тәэсирләр аласыз",- диде муниципаль район башлыгы Нурхамәт Хәмидуллин, җиңүчеләрне котлау тантанасында. Ул җиңүче командаларга кубоклар һәм медальләр, иң яхшы уенчыларга бүләкләр тапшырды.

Сүз уңаеннан, безнең районда хоккей буенча кызлар командасы күптән түгел генә оешты. Команданың капитаны Снежана Иляева, капкачы Евгения Кузьмина - ышанычлы уенчылар. Иң яшь хоккейчы Сәидә Ширияздановага нибары 7 яшь. Гүзәл Гатина, Гүзәл Әхмәтҗанова, Гөлназ Мортазина, Эльвира Гафиятуллина, Камилла Әбдевәлиева, Татьяна Фролова, Миләүшә Җәмалетдинова (Елховойдан) кызларның барысы да бик тырышып уйнадылар, җиңүгә омтылдылар.

Аларның тренерлары Илнар Шәйхетдинов кызлар уеныннан бик канәгать. "Шундый җитди ярышларда беренче тапкыр катнашып, икенче урын алу бер дә начар түгел. Кызлар - молодцы, рәхмәт",- ди тренерлары.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Универсиаданы каршылап