Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Спорт

Чирмешәннең “Корыч ябалаклар”ы – хоккейда “каты чикләвек”

Чирмешәннең “Корыч ябалаклар”ы Татарстан беренчелегенә алкалы хоккей ярышларында бер-бер артлы көндәшләрен җиңделәр.

2012 елгы чирмешәнлеләр һәм азнакайлылар командалары Чирмешәнннең  “Юбилейный” боз сараенда очраштылар. Якташларыбыз 8:2 исәбе белән җиңү яулады. Шул ук команда Актанышның “Лачын” командасын да җиңелергә мәҗбүр итте, уен безнекеләр файдасына 6:3 исәбенә тәмамланды.

Чираттагы уенда 2009 елгы “Корыч ябалаклар” “Чаллы” командасы хоккейчыларын 15:6 исәбе белән отты.

Чирмешәндә 2016 елгы командалар арасында Татарстан Республикасы хоккей федерациясе призы турнирының икенче этабы узды.

Турнирда “Корыч ябалаклар” (Чирмешән), “Ак Барс Танеко” (Түбән Кама), “Нефтехимик” (Түбән Кама), “Девон” (Баулы), “Спутник” (Әгерҗе), Азаматов исемендәге мәктәп (Уфа), “Чаллы” (Яр Чаллы) командалары  көч сынашты. 12 матчта җиңүләр дә, җиңелүләр дә булды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев