Чирмешәннең “Корыч ябалаклар”ын җиңүгә омтылыш өчен бүләкләделәр
Спорт

Чирмешәннең “Корыч ябалаклар”ын җиңүгә омтылыш өчен бүләкләделәр

18–20 апрель көннәрендә Чирмешәннең “Юбилейный” боз сараенда 2016 елгы 9 яшьлек хоккейчылар көч сынашты.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан үткән “Җиңү көне” турнирында алты команда: “Корыч ябалаклар” (Чирмешән), “Ак Барс – Танеко 2” (Түбән Кама), “Чаллы – 2” (Яр Чаллы), “Урман умарталары” (Алабуга), “Ак Барс – Нефтяник” (Әлмәт) уенчылары алка куды. Призлы урын алмасалар да, тренер Рамил Баһаветдинов шәкертләре – чирмешәнлеләр җиңүгә омтылыш өчен дипломы белән бүләкләнделәр. Ә турнирның җиңүчесе – Яр Чаллы шәһәре хоккейчылары, икенче урында “Урман умарталары” (“Лесные пчелы”), өченчедә – “Ак Барс – Танеко 2”

ФОТОРЕПОРТАЖ

Марат Гомәров фотолары


Нет комментариев