Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чирмешәннең “Корыч ябалаклар” хоккей командасы республикада беренче

Чирмешәннең «Корыч ябалаклар» хоккей командасы«Алтын алка» Бөтенроссия яшь хоккейчылар (2013-2014 елда туганнар) ярышында республикада беренче урынны яулады.

Арчада үткән финал уеннарында безнекеләр “Олимп” (Мамадыш)  һәм “Яшьлек” (Зәй шәһәре) командаларын җиңделәр, арчаларга оттырдылар.

1-2 урыннар өчен уенда якташларыбыз “Ягуар” (Кукмара) командасы белән очрашты. Уен төп вакытта 4:4 исәп белән тәмамланды. Овертаймда “Корыч ябалаклар” җитезрәк булдылар һәм көндәшләре капкасына алканы беренче керттеләр.

Билгеле, мондый зур уңышка ирешүдә команда тренеры Ришат Әхмәтовның да өлеше зур.

Шулай итеп спортчыларыбыз Бөтенроссия ярышлары финалында Татарстан Республикасы данын яклау хокукын алдылар. Ил төбәкләренең иң көчле командалары Башкортостан Республикасының Салават шәһәре бозында көч сынашачак.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев