Чирмешәннең яшь хоккейчылары сынатмый
Спорт

Чирмешәннең яшь хоккейчылары сынатмый

Лениногрск шәһәрендә узган хоккей буенча ТР Беренчелегенә матч Чирмешәннең “Корыч ябалаклар” командасы файдасына 4:12 белән тәмамланган.

2009 елгы яшүсмерләр Лениногорск шәһәренең  “Нефтьче” командасы белән уйнаган.

“Юбилейный” боз сараендагы уенда 2011 елгы “Корыч ябалаклар” командасы Менделеевск шәһәренең “Айсберг” хоккейчыларын  9:3 исәбенә откан. Бездә узган чираттагы уенда 2012 елгы “Корыч ябалаклар”  Минзәлә командасыннан көчлерәк булган. Уен 12:4 исәбенә тәмамланган. Ә менә 2013 елгы хоккейчыларыбыз Алабуга шәһәрендәге уеннарда хуҗаларга оттырганнар.


Нет комментариев