Чирмешәннең аш-су остасы волейболда “Иң оста уенчы” булып танылды
Спорт

Чирмешәннең аш-су остасы волейболда “Иң оста уенчы” булып танылды

Чирмешәндә хатын-кызлар арасында волейбол буенча узган район чемпионатында җиңгән команданы 20 мең сум акчага сертификат белән сөендерделәр.

Әлеге бүләккә 5-6 мартта узган финал уеннарында район үзәгендәге мәктәп һәм балалар бакчалары хезмәткәрләренең “Педагог” җыелма командасы ия булды. Икенче урын яулаган Ивашкино авыл җирлеге волейболчыларына – 15 мең, өченчедәге искеэлмәлелеләргә – 10 мең сум, Чирмешәннең дүртенче урынга чыккан “Девчата” уенчыларына 5 мең сум акчага сертификатлар тапшырдылар.

Чемпионатның “Иң оста уенчысы” дип “Педагог”тан Миләүшә Гарифуллина (“Ромашка” балалар бакчасы пешекчесе), Ивашкино командасыннан Людмила Федорова  (Әккәрәй авылында сатучы) -  “Иң оста “связующая”, Иске Элмәле фермеры Наталья Михлеева “Иң оста һөҗүмче” буларак танылып,  махсус кубоклар белән дә бүләкләнделәр.


Нет комментариев