Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чирмешәндә узган ярышка Самара өлкәсеннән дә чаңгычылар күп килде

Чирмешәндә үткән “Татарстан чаңгы юлы - 2024” бәйгесенең иң яшь катнашучысы Айнур Сәлаховны лего уенчык белән сөендерделәр.

Гомумән, узган шимбә көнне район үзәге стадионында салынган чаңгы юлларына олысы-кечесе - 300гә якын спортчы төште. Аларны район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдинов тәбрикләп уңышлар теләде. Бәйгенең иң яшь катнашучысы  җиде яшьлек Айнур  Сәлахов.

-Ял көннәрендә монда гаиләбез белән килеп шуабыз. Чаңгыларны бушлай бирәләр, саф һава сулап кайтабыз. Улыбыз бу ярышта беренче тапкыр биш яшендә катнашты. Бүген 500 метр арадагы дистанцияне узды, - ди Айнурның әнисе Рәмилә.

Көне дә бит заказ буенча диярсең: кар-бураннардан соң үткән ярыш кунакларын иртәдән үк юмарт кояш та сәламләде.

Бездә үтә торган чаңгы ярышларында, гадәттәгечә, быел да кунаклар актив. Күрше Самара өлкәсенең Шентала, Челно-Вершины, Исаклы районыннан килгән күршеләребез - бик көчле команда. Әнә бәйгедә иң олы катнашучы  Геннадий Епифанов та Шентала районыннан, аңа 75 яшь.

60 яшьлекләр һәм аннан өлкәнрәк төркемдә көч сынашкан  якташыбыз, Чирмешәннән  Әсхәт Дәүләтшин бүген үз тиңнәре арасында призлы икенче урынга ия булды.

-Мин спортны яратам.  Бер көн бассейнга барам, икенче көнне  монда чаңгыда йөрим, шулай чиратлаштырам. Иренмим, хәрәкәттә-бәрәкәт диләр, -  ди ул.

Гаилә эстафетасында (әти, әни һәм 12 яшькәчә бала) Чирмешәннән Захаровлар гаиләсе өлгер булды, икенче урында -  Ивашкинодан Утривановлар, өченчедә - Әккәрәйдән Ефимовлар.

Үз төркемнәрендә җиңүчеләр түбәндәгеләр:  Егор Маковкин (Иске Элмәле)  Ефросинья Ефимова (Әккәрәй), Роман Маковкин (Иске Элмәле),  Диана Казанцева (кадетлар интернат мәктәбе), Александр Фомин (кадетлар интернат мәктәбе), Вера Мадикова (Ивашкино), Николай Тимирясов  Ульяновка), Юлия Булганина (кадетлар интернат мәктәбе ),  Вачик Мкртчан (район үзәк больницасы), Ләйлә Зөфәрова (район үзәк больницасы),  Сергей Ефимов (Әккәрәй), Земфира Җамалтдинова (район үзәк китапханәсе),  Петр Захаров (Чирмешән),  Марина Колесникова (Иске Элмәле),  Вениамин  Иванов (Ивашкино), Татьяна Шерматова (Иске Элмәле), Лидия Дементьева (Шентала), Владимир Макаров (Шентала).

ФОТОРЕПОРТАЖ

Марат Гомәров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев