Чирмешәндә “Татарстан кроссы – 2024” ярышы үтәчәк
Спорт

Чирмешәндә “Татарстан кроссы – 2024” ярышы үтәчәк

Киләсе шимбә көнне, 21 нче сентябрьдә, район үзәгенең “Сабан туе” стадионында йөгерү ярышы оештырыла.

Район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлегеннән хәбәр итүләренчә, “Татарстан кроссы – 2024” кысаларындагы бәйге сәгать 10да башлана. Билгеле, катнашучыларга, теркәлү өчен, алданрак килергә кирәк.

Спортчыларыбыз 12 төркемгә бүленеп узышачак. Дистанцияләрне 8 яшьтән кечерәк балалар, 60 яшьлекләр һәм аннан да олыраклар буйсындыра ала. VIP-узышта җитәкчеләр көч сынашырга тиеш. Оештыручылар, гадәттәгечә, якташларыбызны быел да гаилә эстафетасында (әти, әни, һәм 10 яшькәчә бала) катнашырга чакыралар.


Нет комментариев