Чирмешәндә ир-егетләр арасында иң көчле волейбол командасын  ачыклаячаклар
Спорт

Чирмешәндә ир-егетләр арасында иң көчле волейбол командасын ачыклаячаклар

22 февральдә район мәдәният йортында ир-егетләр арасында волейбол буенча район чемпионатының финал уеннары уза.

Иртәнге 8 сәгать 30 минутта башланачак уеннарда “Энергия”, “Белые совы”, “Беркут” һәм “Елхово” командалары очрашачак.

Аннан соң хатын-кызлар командалары арасында район чемпионаты узачак. Ул 8 мартка кадәр дәвам итә. Халыкара хатын-кызлар бәйрәме алдыннан гүзәл затлар арасында да иң көчле команда билгеле булачак.


Нет комментариев