Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чирмешәндә 164 кеше, ГТО комплексын тапшырып, алтын билге алган

Бүген ГТО автоматлаштырылган - мәгълүмати системасында безнең районнан 4613 кеше теркәлгән, шуларның 2018се ГТОның аерымлык билгесенә (знак отличия) ия.

Районда “Хезмәткә һәм оборонага әзер” (“ГТО”) комплексы нормативларын тапшыру буенча максатчан эш алып барыла, җәй һәм кыш ГТО фестивальләре үткәрелә.

Райондагы ГТО тесты үзәге җитәкчесе Ольга Галиева әйтүенчә, агымдагы елның алты аенда ГТО нормативларын тапшыруда 615 кеше катнашкан, 164 якташыбыз алтын билге, 11се – көмеш, 8се - бронза алган.

- ГТО нормаларын алтын билгегә тапшырганнардан мәктәпне тәмамлаучылар югары уку йортларына кергәндә бердәм дәүләт имтиханнарына өстәмә баллар алалар, - диде Ольга Николаевна. - Районның һәр мәктәбендә диярлек спорт залы бар, моннан тыш бүген байтак авылларда республика программасы нигезендә спорт мәйданчыклары төзелде. 2019 нчы елны “Демография” илкүләм программасы нигезендә район үзәгендә “Әкият” балалар бакчасы янында ГТО комплексын тапшыру өчен мәйданчык төзелде, монда 30 га якын тренажер бар. Районда спорт чаралары еш уза. Чирмешәнлеләрне аларда активрак катнашырга чакырабыз.

Сүз уңаеннан, 2014 елда Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин «Хезмәткә һәм яклауга әзер» системасының кире кайтуы турында указга кул куйган иде.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев