Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чирмешән районы башкарма комитеты җитәкчесен уза алмадылар

“Татарстан кроссы – 2023” район бәйгесендә катнашучыларның иң олылары - 60 яшьтән узган якташларыбыз.

Чирмешәннең “Сабантуй” стадионына җыелган спортчыларны район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдинов сәламләде. Йөгерүчеләр 500, 1000, 2000 метр арадагы дистанцияләрне буйсындырдылар. Ярышта барлыгы 421 спортчы катнашты, иң зур делегация Ульяновка авыл җирлегеннән. Район үзәге оешмалары, учреждениеләре дә командалар туплаган. Гадәттәгечә ярышта быел да мәктәп укучылары бик актив.

Яшь буенча үз тиңнәре арасында, мәктәп укучыларыннан җиңүчеләр: Мария Трофимова (Әккәрәй), Родион Утриванов (Ивашкино), Злата Разина (Иске Котыш), Егор Рыбкин (Ульяновка), Арсений Колесников (Иске Элмәле), Диана Казанцева (Чирмешән кадетлар мәктәп-интернаты), Николай Тимирясов (Ульяновка), Оксана Микеева (кадетлар мәктәп-интернанаты), Вера Степанова (Чирмешән лицее), Кирилл Сумин (Ульяновка).

50 яшьлекләр һәм олыраклар арасында, хатын-кызлардан Надежда Тимирясова (Ульяновка), ир-егетләрдән 62 яшьлек Габдерәхим Гыйнванов (Бәркәтә) – иң тиз йөгерүчеләр. Бу төркемдә Ульяновкадан Нина Калугина финишка икенче булып килде.

-Ансат түгел, әмма рәхәт. Үпкәләр уянды, көн дә нинди кояшлы! Кәефләр бик шәп, - диде финишка янып-көеп килгән якташыбыз.

18-29 яшьтәгеләр арасында җиңүчеләр: Вячеслав Владимиров (Ивашкино), Рузалина Мостафина (район полиция бүлеге); 30-39 яшьлекләрдән Евдокия Плотникова (Ульяновка), Сергей Ефимов (Әккәрәй); 40-49 яшьлекләрдән Марина Колесникова (Яңа Элмәле), ир-егетләрдән Петр Захаров (кадетлар мәктәп-интернаты).

Җитәкчеләр арасындагы ВИП узышта ир-егетләрдән район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдинов, хатын-кызлардан районның үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Земфира Җамалтдинова җиңү яуладылар.

“Әти, әни һәм мин” гаилә эстафетасында өч гаилә: Ивашкинодан Утривановлар, Әккәрәй авылыннан Маланчевлар, Ефимовлар көч сынашты. Нәтиҗәдә Ефимовлар гаиләсе (Сергей, Татьяна, Ефрасинья) беренче.

Оештыручылар иң тиз йөгерүчеләрне бүләкләр белән сөендерделәр. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында район башлыгы урынбасары Надежда Гомәрова катнашты.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Фото: Марат Гомәров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев