Чирмешән  лицеена тхэквондычылар килде
Спорт

Чирмешән лицеена тхэквондычылар килде

Чирмешән лицеенда Республика тхэквондо федарациясенең 45 спортчысы осталыкларын күрсәтте.

Аларның безнең районда уку-күнекмәләран камилләштерү – тренировка җыены үтте. Казан, Әлмәт шәһәрләреннән,  Биектау, Лаеш районнарыннан килгән кунаклар Чирмешән лицееның мәктәп яны лагеренда ял итүче балалар алдында да чыгыш ясадылар.

-Тхэквондо ул  - философия. Әлеге спорт төре сугышырга гына түгел,  үзеңне көч кулланмыйча сакланырга, низагны  тыныч хәл итәргә,  үз-үзеңне контрольдә тотарга өйрәтә. Ихтыяр көче, балаларда чыдамлылык, ышаныч һәм үзеңне яклау  көче тәрбияли, - диде спортчыларның  баш тренеры  Бахром Саломов.

Тхэквондочылар  әлеге җыенны  оештыруда булышкан район башлыгы Рамил Айбатовка һәм лицей директоры Марат Могыйзовка рәхмәтле.


Нет комментариев