Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чирмешән “ябалаклары” “Ак Барс”ка көч биргән

Шушы көннәрдә Казанда “Татнефть Арена” боз сараенда узган “Ак Барс” белән “Авангард” командалары матчын Чирмешәннән барган балалар да күзәтте, аларны хәтта стадион экраныннан да күрсәттеләр.

 “Корыч ябалаклар” хоккей командасы уенчыларын башкалага тренерлары: Ришат Әхмәтов, Рамил Баһаветдинов, Руслан Маковей озатып бардылар. Бу көнне кайбер ата-аналар да әлеге матчны Казанга барып карап  кайттылар. Кызганыч, кечкенә “ябалаклар” республика командасына көч биреп, булышырга омтылсалар да, “Ак Барс” бу уенда оттырды.

-Шулай да безнең балалар бу сәяхәттән бик канәгать булып, бик күп тәэсирләр алып кайттылар. Бу сәфәрне оештыруда матди ярдәм күрсәткән “Шушмаойл” идарә компаниясе генераль директоры урынбасары Җәлил Мөхәммәтшинга, автобус биргән Чирмешән автотранспорт предприятиесенә, боз сарае җитәкчесе Риф Зариповка, тренерларыбызга, район җитәкчеләренә барлык ата-аналар исеменнән зур рәхмәтебезне җиткерәбез, - диде ата-аналар комитеты рәисе Татьяна Хитарян.

 

Татьяна Хитарян фотолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X