Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чирмешәнлеләр Самара өлкәсеннән җиңү белән кайтканнар

Самара өлкәсенең Чытырлы авылында билбау көрәше буенча узган ярышларда безнең район командасы икенче урынга лаек булган.

Турнирда, хуҗалардан тыш, Башкортостан, Чувашия республикалары, Чирмешән, Нурлат, Аксубай районнары спортчылары көч сынашкан.

Безнең район данын тренер Илгизәр Закиров шәкертләре, нигездә, кадетлар мәктәп-интернаты укучылары, яклаган. Рөстәм Әхмәтзакиров һәм Яков Шәймарданов үз үлчәү категория-
ләрендә беренче урынга ия булганнар, Владислав Фомин һәм Егор Евлеев көмеш медаль яулаганнар, Илсур Гатауллин, Данил Чесноков, Марат Закиров һәм Фәнил Шәрифуллин - өченче урын һәм бронза медаль ияләре.

Фәнил Шәрифуллин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев