Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чирмешәнлеләр хоккей турнирында ике призлы урын яулаганнар

“Шешмаойл” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең идарә компаниясе призларына сигезенче ел рәттән уздырылган хоккей турнирында безнең “Корыч ябалаклар” сынатмады.

“Юбилейный” боз сараендагы ярышларда Зәйдән, Алабугадан, Менделеевскидан, Жәлилдән, Чистайдан, Лениногорскийдан, Нурлаттан, Байлар Сабасыннан, Тольяттидан һәм Чирмешәннән килгән 13 команда өч яшь төркемендә көч сынаштылар, турнирда барлыгы 250дән күбрәк бала катнашты.

Безнең район данын “Юбилейный” боз сарае тренерлары Руслан Маковей һәм Рамил Баһаутдиновларның хоккейчылары яклады.

2004нче елда туган малайлар командалары арасында беренче урынны Жәлил хоккейчылары яулады, безнең “Корыч ябалаклар” - икенче.

2007нче елгы малайлар арасында Зәй командасы беренче урында, чирмешәнлеләр призлы - өченче урын яуладылар.

Иң кечкенәләр төркемендә, 2009-2010нчы елда туган малайлардан, дүрт команда арасында Нурлат хоккейчылары иң көчле булып чыктылар, алар беренче, ә Чирмешән командасы –дүртенче урында.

“Корыч ябалаклар” командасы уенчысы Алмаз Әхмәтҗанов “Иң яхшы яклаучы” буларак аерым бүләккә лаек булды.

-Җиңүче командаларга Кубоклар, медальләр һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды, -ди “Корыч ябалаклар” командасы тренеры Рамил Баһаутдинов.- Болардан тыш, турнирда катнашкан һәр балага “Шешмаойл” логотибы төшерелгән футболкалар насыйп булды. Кунакларыбыз бик канәгать булып, турнирны оештыручыларга рәхмәтләрен белдертеп киттеләр.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев