Чирмешәнлеләр хоккей турнирында җиңүчеләр
“Шешмаойл” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять идарә компаниясе призларына тугызынчы ел рәттән уздырылган торган хоккей турнирында районның “Корыч ябалаклар” командасы беренче булды.
2009-2010 нчы елда туган малайлардан, Менделеевск, Җәлил, Байлар Сабасы һәм Чирмешән командалары очрашып, безнекеләр иң көчле булып чыктылар.
Гомумән, ярышлар өч яшь төркемендә узачак, турнирда барлыгы 13 команданың катнашуы көтелә.
26-27 март көннәрендә боз сараенда 2007 нче елда туган хоккейчылар көч сынаша. Бозда Самарадан, Минзәләдән, Чистайдан, Алабугадан килүче һәм Чирмешән командалары очрашачак.
Ахырдан иң кечкенәләр, 2011-2012 нче елда туганнар ярышырга тиеш. Җиңүче командаларга Кубоклар, медальләр һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырыла.
автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев