Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чирмешәнлеләр катнашкан “кистекле” хоккейда күршеләр остарак булды

Үзебездә ачык һавада боз мәйданчыгы булмаганлыктан, район мөхтәсибәте гыйнвар башындагы әлеге бәйгене күршеләребездә - Елховой авылында үткәрергә булган. Тик ярышта катнашкан хуҗалар гына үз бозларында якташларыбызга “ачык йөз” күрсәтмәде.

Тимераяклар белән түгел, элеккекегечә киез итекләр, үзебезчә, мишәрчә әйткәндә, кистекләр киеп уйнадылар әлеге уенны. Алка урынына исә туп куды хоккейчылар.  Уеннарда районыбызның Кара Чишмә, Туймәт, Түбән Кәминкә, Чирмешән, Кармыш авыллары  командалары һәм хуҗалар үзләре – елховойлылар көч сынашты һәм алар ярышта җиңүгә дә иреште, икенче урында – карачишмәлеләр, өченчедә - Туймәт хоккейчылары. Җиңүчеләргә акчалата бүләкләр бар иде.

-Тамашачыларны, уенчыларны кайнар чәй, камыр ризыклары белән сыйладык, ә иң ахырдан мәчеттә аш мәҗлесе ясап, барлык теләүчеләрне пылаудан авыз иттердек. Елховойлыларга бик зур рәхмәт, бозны алдан чистартып, киенү-чишенү урынын җылытып куйганнар – күршеләребез менә дигән, ә уенда исә, нишлисең, көчле җиңә, - ди бәйгенең хөкемдары Илшат Гатин.

фото: Рафаэль Сафин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев