Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чирмешәнгә пилотлар килде

Чирмешәндә берәр ай чамасы элек картларда - кечкенә спорт машиналарында шөгыльләнү буенча яшүсмерләр клубы ныклап оешып китте. Районның яшь пилотлары (йөртүчеләрне шулай атыйлар) күптән түгел безнең районда узган районара ярышта да чирканчык алдылар.

Безнекеләрнең тәҗрибәләре әллә ни күп түгел әле. Әмма киләчәктә аларның уңышларына өметләнәбез. Район үзәге мәктәпләреннән әлеге клубка барлыгы 11 яшүсмер малай йөри. Күнегүләргә атнага бер җыелалар. Тренерлары  Ленар Гарифуллин Нурлат шәһәреннән.

-Егетләр тырышлар, ЮХИДИ бинасы яныннан алар белән бергә, машина резина көпчәкләре ташып, үзәк стадионда  мәйданчык ясадык. Аннан ярыш та үткәрергә булдык, хәзер безнең ике картыбыз – машинабыз “аякта”, икесен ремонтлыйсы бар, - ди Ленар Рәис улы.

Картинг буенча ярышларда исә Лениногорск, Лаеш, Нурлат, Мөслим һәм Чирмешән районнарыннан барлыгы 25 узышчы катнашты. Призлы урыннарга  Лаеш, Нурлат, Мөслим районнары вәкилләре ия. Безнең пилотларны катнашучылар буларак бүләкләделәр.

Ленар Гарифуллин фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев