Чирмешәнгә килгән волейболчылар су кереп тә киттеләр
Спорт

Чирмешәнгә килгән волейболчылар су кереп тә киттеләр

Чирмешән мөхтәсибәте Ватанны саклаучылар көне уңаеннан мөселман ир-егетләре арасында республика күләмендә волейбол ярышы уздырды.

Анда барлыгы тугыз команда: Яр Чаллы, Түбән Кама, Әгерҗе, Сарман, Алабуга, Буа, Лениногорск районнары вәкилләре һәм үзебезнең Түбән Кәминкә, Утыз Имән авыллары волейболчылары көч сынашты. Бәйгедә Сарман районы мөселман яшьләре җиңүче булды, буалылар – икенче, түбәнкамалылар өченче урында.

Кунаклар “Чирмешән“ физкультура-савыктыру комплексында бассейнында су кереп тә чыкканнар.

Рәмил Ибраһимов фотолары


Нет комментариев