Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чирмешәндәге спартакиадада Туймәт авылы командасы - җиңүче

Чирмешәндә мөселман яшьләре арасында узган алтынчы спартакиадада Туймәт командасы беренче урынны яулады.

Физкультура-савыктыру комплексында оештырылган әлеге спорт чарасында берничә спорт төре буенча көч сынаштылар. Ярышларда, чирмешәнлеләрдән тыш, Яр Чаллы, Аксубай, Яңа Чишмә, Әлмәт районнары вәкилләре дә катнашты.

Мини-футболда Иске Кади командасы беренче урынны яулады, эстафетада туймәтлелеләр җитезрәк булдылар һәм финишка беренче килделәр. Борыста Яр Чаллыдан “Ак мәчет” командасы бик оста тартылды. Нәтиҗәдә, гомумкоманда зачетында иң күп баллар туплаган Туймәт авылы командасы - беренче, “Ак мәчет”леләр - икенче, Кара Чишмә яшьләре өченче урынга чыктылар.

Җиңүчеләргә Кубоклар, медальләр һәм акчалата бүләкләр тапшырдылар.

Самат Хайруллин фотолары.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев