Чирмешәндәге “Әкият“ балалар бакчасында спорт мәйданчыгы булачак
Спорт

Чирмешәндәге “Әкият“ балалар бакчасында спорт мәйданчыгы булачак

Район үзәгенең көнчыгыш өлешендәге “Әкият” балалар бакчасы ишегалдында спорт мәйданчыгы урнаштыралар. Әүвәл аның нигезен ясап, куркынычсыз, уңайлы резина плитәләр түшәгәннәр.

ГТО (Готов к труду и обороне) нормаларын тапшыруга әзерләнү өчен булачак спорт мәйданчыгына җиһазлар – әллә ничә төрле тренажерлар да кайтарылган. Барлыгы 3 миллион сумнарга төшәчәк әлеге объект безнең районга бушлай – илдә гамәлгә ашырылучы милли проектлар кысаларында, “Демография” юнәлеше буенча бирелә.

Бар максат - күбрәк халыкны спортка, сәламәт яшәү рәвешенә тарту, якташларыбызның сәламәтлеген ныгыту.

Кадыйр Гомәров фотосы.

 


Нет комментариев