Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чирмешәндә яшь хоккейчылар “Шешмаойл” бүләкләре өчен көрәште

Чирмешән лицее укучысы Гөлия Нуретдинова - иң яхшы саклаучы. Үзебезнең Боз сараенда шушы көннәрдә узган хоккей турнирында спортчы кызыбыз шулай танылды.

20,21 мартта Чирмешәннең Боз сараенда “Шешмаойл”  компаниясе призларына 2011-2012 елгы, ә 23 мартта 2010 елгы балалар һәм яшүсмерләр арасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган  хоккей турниры узды. Аның тәүге ике көнендә дүрт команда арасында барган киеренке уеннардан соң, Алабуганың “Лесные пчелы” командасы җиңүче булды. Безнең “Корыч ябалаклар”- икенче,  Самара өлкәсенең “Белый Барс”ы – өченче, Минзәләнең “Кречеты” командасы өченче булдылар.

2009-2010 елгы яшь хоккейчылар арасындагы уеннарда исә Нурлат шәһәренең “Ледок” командасы җиңде. Бөгелмәдән “Арыслан” - икенче,  Зәйдән “Яшьлек” командасы - өченче, Чирмешәннең “Корыч ябалаклар”ы дүртенче урында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев