Чирмешәндә Яшьләр һәм Физкультурачылар көне уңаеннан футбол буенча ярышлар узды.
Дүрт команда көч сынашып, уенчылар Боз сарае директоры Риф Зариповның акчалата бүләгенә ия булдылар. Җиңүчеләр - Чирмешәннең "Яшьләр" командасы 3 мең сум күләмендә акчалата бүләк алды. "Таксистлар" (Чирмешән) - икенче, "Келәүле" командасы (Самара өлкәсе) өченче урында. Ярышларның хөкемдары Дмитрий Белов дүртенче урынга чыккан "Кади"лыларга тамашачылар симпатиясе призы тапшырды.

Район футболчылары Келәүлегә барып та, андагы команданы 6:2 исәбе белән җиңеп кайтты.

Ландыш Зыякова фотолары
Нет комментариев