Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чирмешәндә узган чаңгы ярышларында кадетлар командасы җиңде

“Сабантуй” стадионында быел узган тәүге районкүләм чаңгы ярышлары ТАССРның 100 еллыгына багышланды. Анда 21 мәктәптән килгән 100дән күбрәк укучы катнашты. Яшь спортчылар эстафетада көч сынаштылар.

Советлар Союзы Герое Иван Конев призларына узган ярышларда, герой якташыбыз исемен йөрткән  кадетлар мәктәп-интернаты спортчылары уңышлы чыгыш ясадылар, урта мәктәпләр арасында аларның өч командасы  да (егетләр – беренче һәм өченче, кызлар – икенче) призлы урыннар яуладылар.

Иске Элмәле кызлары бүгенге ярышлардан - беренче, егетләр командасы икенче дәрәҗә  грамоталар белән киттеләр. Ульяновка мәктәбенең кызлар командасы өченче урында.

Төп мәктәпләрнең катнаш командалары арасында финишка беренче булып Кармыш мәктәбе укучылары килде. Югары Кармалка мәктәбе – икенче, Шешминкалылар - өченче урында.

Җиңүчеләргә грамоталар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырдылар.

Әлеге ярышлар “Сәламәтлек эстафетасы” проекты кысаларында узды. Эстафетаның символик күчмә кубогын безнең район Нурлат районыннан кабул иткән. Ярышлар барышында муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илфат Шәйдуллин кубокны Аксубай районы вәкиленә тапшырды.

фото: автор

Чирмешәндә чаңгы ярышлары узды (ФОТОРЕПОРТАЖ)

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев