Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чирмешәндә спорт осталары әзерлиләр

Сентябрьдә “Чирмешән“ балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә дә дәресләр башланды. Мондагы 33 төркемдә барлыгы 472 бала шөгыльләнә.

Быелгы уку елы бу мәктәптә – унсигезенчесе. Шушы еллар эчендә әлеге уку йорты укучылары үз осталыкларын район, республика күләмендә үк ярышларда күрсәтә алдылар.

-Бездә балалар берничә бүлектә шөгыльләнәләр, - ди мәктәп директоры, спорт-масса эшләре энтузиасты Марина Овсянникова. -Болар - команда белән уйный торган спорт төрләре: волейбол, футбол, хоккей; спорт көрәшләре: көрәш, бокс, шулай ук җиңел атлетика һәм чаңгы спорты. Самбо серләрен өйрәнүче балалар да аз түгел. Спорт белән шөгыльләнергә теләгән балалар хәзер дә безгә килеп, теләсә кайсы бүлеккә языла алалар.

Спорт мәктәбендә балалар белән 14 тренер эшли, алар барысы да югары белемле. Тугызы – штатта, калганнары - килеп, ике урында эшләүчеләр.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев