Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чирмешәндә шахмат буенча үткән турнирда сенсация дә булды

Марат Уразбаев район газетасы уздырган шахмат турнирының быелгысында да төп группада – ир-атлар арасында җиңүче булды, былтыргы уңышын кабатлады.

-Кичә, эштә булгач, берничә сәгать кенә йокладым, моңа башта нык борчылдым, - ди Урманасты Үтәмештә яшәүче, Әлмәттә машина йөртүче 34 яшьлек якташыбыз. –Беренче булуыма бик шатмын.

Былтыр да иң күп очко җыйган Марат Диплом, медаль, кубок, төп приз белән бүләкләнде. Башка призерларны да шулайрак зурладылар.

Петр Иванов (Ульяновка), Леонид Микушов (Иске Элмәле), Фәрһад Сәмәрханов (Чирмешән), Анатолий Иванов (Яңа Элмәле) кебек тәҗрибәле, көчле уенчылар фигуралар йөрткән бу төркемдә үзе тренер, үзе уенчы Шамил Сөнчәләев икенче урында.

Чирмешәннән Михаил Абравников быелгы турнирның ачышы булды, дияргә мөмкин, ул өченче урын яулады.

-Мин мондый мәртәбәле ярышта беренче тапкыр гына катнаштым, шуңа, яшермим, бик дулкынландым, - ди 63 яшьлек уенчы. –Шахмат белән, бала чакны санамаганда, соңгы бер елда гына җитди шөгыльләнәм.

Тагын бер “сенсация” шулдыр -  турнирның әллә ничә тапкыр җиңүчесе Самат Ризвановны (Утыз Имән) быел призлы урынга үткәрмәделәр. Ә менә Римма Баянова (Иске Кади) хатын-кызлар арасында янә җиңүче. Дөрес, ул көндәшләреннән нык ерак китә алмады, бер уенчыга оттырды да.

Ирина Федулова (Ульяновка) – икенче, Ольга Ефремова (Ульяновка) – өченче.

“Безнең Чирмешән” район газетасы һәм Түбән Камадагы “Татспецнефтехимремстрой” тресты призларына, ТАССРның 100 еллыгына багышлап үткәрелгән быелгы турнирда җитмешләп уенчы катнашты, алар алты төркемдә уйнады.

Яшүсмер егетләр арасында Чирмешән лицеенда белем алучы Булат Әхтәмов беренче булды, Данил Митякин (Иске Котыш) – икенче, Дмитрий Перцев (Чирмешән) – өченче урыннарда.

Яшүсмер кызлардан Людмила Редюкова (Яңа Элмәле) инде сигезенче тапкыр “чемпион”.

-Үз-үземә ышанып уйнадым, - ди 11 сыйныфта укучы, киләчәктә табиб булырга хыялланучы якташыбыз.

 

Вероника Захарова (Яңа Элмәле) – икенче, Алсу Беляева (Чирмешән) өченче урыннарны яуладылар.

Малайлар төркемендә Альберт Гайнетдинов (Чирмешән, 2 нче санлы мәктәп) иң күп очко җыйды. Лашманнан Рияз Сәлахов -  икенче, Азат Җамалтдинов (Чирмешән, лицей) – өченче урын ияләре.

Кызлар арасында лицейда укучы бертуганнар – Илүсә һәм Азалия Шәрифуллиналар икенче һәм өченче урыннарны бүлешсәләр, шул ук уку йортыннан Аделина Харисова иң алга чыкты, ул – җиңүче.

Редакция шахмат турнирын инде егерменче тапкыр оештырды. Якташыбыз – Түбән Камадагы бер трестта профсоюз комитетын җитәкләүче Фәгыйль Гатиятов җиңүчеләргә саллы бүләкләр алып кайтты. Аңа, “Шушмаойл” ҖЧҖ идарә итү компаниясе генераль директоры урынбасары Җәлил Мөхәммәтшинга, Ульяновка эшкуарлары Петр һәм Владимир Прокофьевларга, турнир чыгымнарын күтәрешкән өчен, зур рәхмәт җиткерәбез.

Шахмат – акыл уены, ул фикерләү сәләтен үстерә, алга карап эш йөртергә өйрәтә.

-Монда, җиңүдән бигрәк, катнашу, башкалар белән аралашу мөһим, - ди 72 яшьлек Анатолий Иванов. –Турнирга ел да теләп киләм. Оештыручыларга рәхмәт.

Яшьләр ял итү үзәгендә, монда эшләүчеләр дә нык тырышлык куйгач, менә шундый спорт бәйрәме булды. Районда шахмат уенын популярлаштыруда аның роле бик зур.

-Без хәзер мәктәбебез белән шахматка мөкиббән, башлангыч сыйныфларда ул предмет буларак укытыла, - ди Чирмешән лицее директоры Марат Могыйзов. -Ә бу турнир осталыкны үстерергә булыша.

Гөлсирә Шәрифуллина фотолары 

Күбрәк фото: "Безнең Чирмешән" газетасы редакциясе шахмат турниры оештырды (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев