Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чирмешәндә пенсионерлар шахматта, шашкада көч сынашты

Район пенсионерлары шахмат һәм шашка буенча көч сынаштылар. Бездә ул, мондый составта беренче тапкыр үтте. Физкультура-савыктыру комплексында егерме кеше борынгы бу, мавыктыргыч уеннарның серләрен кабат искә төшерде. Иске Кадидан Римма Баянова үз группасында берничә минут эчендә җиңүче булды. Әлеге шахмат остасына көндәш тә берәү генә иде шул. 69 яшьлек Римма...

Район пенсионерлары шахмат һәм шашка буенча көч сынаштылар. Бездә ул, мондый составта беренче тапкыр үтте.

Физкультура-савыктыру комплексында егерме кеше борынгы бу, мавыктыргыч уеннарның серләрен кабат искә төшерде. Иске Кадидан Римма Баянова үз группасында берничә минут эчендә җиңүче булды. Әлеге шахмат остасына көндәш тә берәү генә иде шул. 69 яшьлек Римма Баянова шашкачы хатын-кызларны да бик тиз бирелдерде, берьюлы ике приз алды.
Республика пенсионерларының бу, алтынчы турнирында ир-ат шахматчылар уенны ике группада башлап, соңыннан финалда 68 яшьлек Самат Ризванов (Утыз Имән) иң күп очко җыйды, районда иң көчле икәнен кабат раслады. Аңа, башка җиңүчеләргә дә истәлек бүләкләре тапшырдылар.
Сүз уңаеннан, ир-атлар арасындагы алышта Иске Элмәледән Леонид Микушов,- икенче, Хәсән Галимов (Чирмешән) - өченче.
-Мондый бәйгеләр сезне очраштыру, акыл сәләтен үстерү өчен кирәк, файдалы, - диде муниципаль район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина, өлкән спортчыларны тәбрикләп.
-Ярышка бик теләп килдем,- ди Иске Элмәледән (75 яшьлек) Леонид Микушов.- Авылда минем белән шахмат уйнардай кеше булмавы гына начар. Ярый әле район газетасы редакциясе ел саен турнир оештырып, безне, белгәннәрне искә төшереп тора.
Чирмешәннән Шәүкәт Ишеев - күпләр өчен уңайсыз көндәш. Бүген ул бишенче булды.
-Шахматны яшьтән үк үз итәм. Интернетка кереп, компьютерда да уйныйм. Ике меңгә кадәр очко җыйганым бар,- ди шахматчы якташыбыз.
Бүгенге турнирда иң көчле шашкачыларны да ачыкладылар. Уенның бу төрендә ир-атлардан Камил Мәслахов (Лашман), хатын-кызлардан, алда язылганча, Римма Баянова беренче булдылар.
-Шашка да - кызыклы уен, аны популярлаштыру гына җитенкерәми,- ди пенсионерлар бәйгесендә төп хөкемдар Шамил Сөнчәләев.
Лашман, Кармыш, Иске Элмәле, Түбән Кәминкә, Кара Чишмә, Чирмешән, Күтәмә, Иске Кади, Утыз Имән һәм башка авыллардан килеп, җиңү яулаган, алга чыккан иң оста шахматчылар һәм шашкачылар ярышның Чистайда үтәчәк икенче, зона этабында катнашалар, ә анда беренче урын яулаганнарны 2 мартта Казанда көтәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы шахматы шашка