Чирмешәндә  Мирсәет Кәбиров истәлегенә ярышлар узды
Спорт

Чирмешәндә Мирсәет Кәбиров истәлегенә ярышлар узды

Район үзәгенең “Чирмешән” спорт залында Яңа ел каникулларында оештырылган мини-футбол буенча иптәшләрчә турнирда безнең район яшүсмерләре җиңү яулады.

14-15 яшьлек егетләр  арасында үткән әлеге ярышлар куркыныч җинаятьчене тоткарлаганда һәлак булган  якташыбыз, милиция  майоры Мирсәет Кәбиров истәлегенә багышланган иде. Бәйгедә Чирмешән футболчылары иң көчле булуларын дәлилләсәләр,  Самара өлкәсеннән күршеләребез - Челно-Вершиныдан мәктәп укучыларының “Металлист” командасы – икенче, Нурлатның “Факел”ы өченче урынга чыкты.


Нет комментариев