Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чирмешәндә Мирсәет Кәбиров истәлегенә көрәш турниры узды

Нурлат, Әлмәт, Лениногорск, Чистай, Яңа Чишмә, Чиремшән шәһәр һәм районнарыннан йөздән күбрәк көрәшче бил алышкан бу бәйгедә шактый зур составлы Чирмешән командасы җиңүче булды, Әлмәт көрәшчеләре – икенче, нурлатлылар өченче урында.

Якташыбыз, майор Мирсәет Кәбиров моннан 10 ел элек кораллы җинаятьчене эзәрлекләгәндә граната шартлавыннан һәлак булды. Хезмәттәшләре аны гел хәтердә тоталар. Аның хөрмәтенә бүгенге турнир инде өченче тапкыр оештырылды.

-Көрәш белән инде өч елга якын шөгыльләнәм, - ди турнирда һич икеләнмичә егетләргә каршы чыккан Чирмешән кызы Розалина Мостафина. -Дөрес, мондыйрак ярышларда икенче генә катнашуым.

Розалина әүвәлге көндәшеннән үк өстен чыкты.

Чирмешәндәге универсаль спорт залында яшүсмерләр арасында үткән бәйгене полиция бүлекчәсе, яшьләр эшләре һәм спорт буенча бүлек бергәләп оештырдылар. аларга Мирсәетнең гаиләсе, туганнары рәхмәт җиткерделәр.

Автор фотосы

Күбрәк фото: Чирмешәндә - көрәш турниры (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев