Чирмешәндә иң оста футболчыларга мультиварка бирделәр
Спорт

Чирмешәндә иң оста футболчыларга мультиварка бирделәр

Чирмешәндә авыл яшьләре арасында футбол буенча оештырылган турнирда җиңүчеләр яхшы бүләкләр дә оттылар. Беренчелекне алган Бәркәтә футболчылары командасы – кубок һәм грамоталардан тыш, төп бүләк - мультиварка иясе.

Чирмешән лицее спорт мәйданчыгында узган әлеге ярышта биш команда катнашты. Анда бәркәтәлеләр җиңүче булса, Чирмешәннән “Яшьләр” командасы – икенче, шулай ук район үзәгеннән “Фортуна” ветеран футболчылары өченче урында. Аларны термопот һәм сок сыккыч белән бүләкләделәр.

Мини-футбол буенча ярышлар яшүсмерләр арасында да үтте. Республика көне уңаеннан оештырылган бәйгедә чирмешәнлеләр - беренче, Иске Кади командасы – икенче, әккәрәйлеләр – өченче урында. Турнирның иң яхшы уенчысы дип - Чирмешәннән Станислав Леонтьев, иң яхшы капкачы дип - Иске Кадидан Раил Шәрипов танылган.

Марат Җамалиев фотолары


Нет комментариев