Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чирмешәндә 125 кеше чаңгыга баскан

Яңа ел каникулларында ”Чирмешән” физкультура- савыктыру комплексы бассейны һәм чаңгы базасы һәр көнне эшләде.

 -Яңа елның беренче сигез көнендә чаңгы базасына 125 кеше  чаңгы шуарга килде, чаңгыларны бушлай бирдек. Базабыз хәзер дә һәр көнне эшли, халык рәхим итсен,  чаңгылар шулай ук бушлай бирелә. Ә  бассейнда исә каникулларда 570 кеше су керде. Читтән, күршеләребез - Шентала районыннан килүчеләр аеруча күп. Сүз уңаеннан, ноябрь, декабрь айларында бассейнда айга уртача 1000 тирәсе кеше коенып чыкты, - ди “Чирмешән” физкультура-савыктыру  комплексы директоры Камил Назыйров.

Фото Яшьләр һәм спорт эшләре бүлеге архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев