Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чирмешән йөзүчеләре – икенче

Көзге каникуллар вакытында "Чирмешән" физкультура-савыктыру комплексы бассейнында дүрт районнан 120 яшь йөзүче көч сынашты. Суда узышырга Яңа Чишмә, Мөслим, Алексеевск районнарыннан йөзү осталары килгән. Безнең район данын Чирмешән лицее һәм Лашман мәктәбе укучыларыннан торган җыелма команда (тренеры Фаиз Билалов) яклады. Алар арасыннан Елена Ерошкина һәм Инсаф Дәүләтшин брасс стилендә йөзүдә...

Көзге каникуллар вакытында "Чирмешән" физкультура-савыктыру комплексы бассейнында дүрт районнан 120 яшь йөзүче көч сынашты.


Суда узышырга Яңа Чишмә, Мөслим, Алексеевск районнарыннан йөзү осталары килгән. Безнең район данын Чирмешән лицее һәм Лашман мәктәбе укучыларыннан торган җыелма команда (тренеры Фаиз Билалов) яклады. Алар арасыннан Елена Ерошкина һәм Инсаф Дәүләтшин брасс стилендә йөзүдә үз яшьтәшләре арасында финишка беренче булып килделәр.

Ярышның җиңүчесе булып Мөслим районы спортчылары танылса, чирмешәнлеләр кискен көрәштә икенче урынга чыкты. Яңа Чишмә районы командасы өченче урында.

Республика укучыларының Х спартакиадасына әзерлек кысаларында узган әлеге бәйге җиңүчеләрен кубоклар һәм грамоталар белән бүләкләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined спорт

2
X