Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чирмешән укытучылары полиция хезмәткәрләренә бирешмәделәр

Бик кызу булды узган атна ахырында район оешмалары арасында Чирмешәндә узган Спартакиадада. Әүвәлге бәйгеләрдә йөзеп, гер күтәреп, турникта тартылып спортчыларыбыз инде арыгандыр дигән идек. Юк икән шул, катнашучылар, әйтерсең, көчләрен иң ахырдан үткәрелгән аркан тартышуга яшереп калганнар диярсең.

Бөек Җиңүнең 74 еллыгына багышлап оештырылган спорт ярышында 9 команда, 160 катнашучы көч сынашты. “Чирмешән“ физкультура-сәламәтләндерү комплексы спорт залы иртәнге уннан  көндезге икеләргә кадәр шушы рәвешле  “у” килеп торды дисәң дә була. Район полиция бүлекчәсе, район үзәк больницасы коллективлары  бәйгегә аеруча күбәү килгәннәр. Район Советы һәм башкарма комитеты, Нурлат аграр техникумы филиалы, коммуналчылар, 1 нче һәм 2 нче Чирмешән мәктәпләре җыелма командасы, район мәдәният хезмәткәрләре, китапханәчеләр, балалар сәнгать мәктәбе дә мөстәкыйль команда булып чыгыш ясадылар.

Ярышлар “суда чыланудан” башланды - йөзү буенча көчлеләр ачыкланды. Хатын-кызлар арасында шәхси беренчелектә – Земфира Җамалтдинова, ир-егетләрдән Эдуард Макаров - икесе дә полициядән - иң оста йөзүчеләр булып чыктылар. Эстафетада да полиция командасы - беренче.

Пневматик мылтыктан, хатын-кызлар арасында, коммуналь челтәрләрдән Гөлчәчәк Малешина төз атты, ир-егетләрдән 1 нче Чирмешән мәктәбе директоры Виктор Плотниковның пулялары мишень уртасына күбрәк тиде.

Хатын-кызлар арасында гер күтәрүдә  – Эльмира Шәрифуллина, ир-егетләрдән Илзәр Закиров иң көчлеләр, алар икесе дә 1 нче Чирмешән мәктәбеннән.

Кул көрәштерү бәйгесе дә бик киеренке узды,  үз авырлыкларында, хатын-кызлардан Розалия Хафизуллина (район үзәк больницасы), Алинә Ихтисамова (1 нче Чирмешән мәктәбе), ир-егетләрдән Рамил Хөснуллин (техникум филиалы),  Сергей Михайлов (полиция) иң нык беләкле булуларын күрсәттеләр.

Турникта ир-атлардан Рамил Хөснуллин (техникум), хатын-кызлар арасында Земфира Җамалтдинова (полиция) иң күп тапкыр тартылдылар.

Ә иң кызыгы ахырдан, аркан тартышуда башланды. Җиңүгә теләк тә көчле: ул көч биреп  кычкырулар, сызгырулар дисеңме, бар да булды. 1 нче һәм 2 нче мәктәпләре командасы -  “каты чикләвек” икән. Аларны  хәтта полиция хезмәткәрләре командасы да җиңә алмады. Әмма гомумкоманда нәтиҗәләре буенча, җиңүчегә дигән кубокка һәм кыйммәтле бүләккә барыбер полиция командасы ия булды. 1 нче һәм 2 нче мәктәп җыелма командасы - икенче, район Советы һәм башкарма комитеты хезмәткәрләре - өченче.

Җиңүчеләргә бүләкләрне әлеге ярышларда  үзе дә мылтыктан атуда икенче урын яулаган район башлыгы урынбасары Габдрәшит Җамалтдинов тапшырды.

Автор фотолары

Күбрәк фото: Район спартакиадасыннан 62 фото (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев