Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чирмешән Сабан туенда шахматчылар төп бүләкләрне читкә җибәрмәгәннәр

Быел да район Сабан туе көнне мәйданда шахматчылар көч сынашты.

Иң кечкенәләрдән, 1-4 сыйныф укучылары – малайлар арасында Чирмешән лицеенда укучы Равиль Гайнуллин беренче булды, ә кызлардан Нурия Габдуллина (Аксубай). 5-8 сыйныфтагылардан, малайлар группасында Лашман мәктәбеннән – Ислам Сафиуллин, кызлар арасында Вероника Захарова (Яңа Элмәле мәктәбе укучысы) иң күп очко җыйдылар.

9-11 сыйныфларда укучылардан җиңүчеләр: Людмила Редюкова (Яңа Элмәле мәктәбе, кызлар); Айдар Могыйзов ( Чирмешән лицее, егетләр).

Иске Кадида яшәүче 71 яшьлек Римма Баянова хатын-кызлар арасында беренчелекне бирмәде, Әккәрәйдән, студент Леонид Калугин ирләр төркемендә иң алга чыкты.

-Быел безгә башка шәһәр һәм районнардан килүчеләр дә күп иде, - ди ярышның баш хөкемдары Шамил Сөнчәләев. -Алай да якташларыбыз төп бүләкләрне үзебездә калдырдылар, оста уйнадылар.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев