Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чирмешән районында волейбол буенча хатын-кызлар арасында чемпионатта 17 команда катнашты

Оешмалар һәм авыл җирлекләренең хатын-кызлар командалары  арасында волейбол буенча район чемпионаты тәмамланды.

Финалга чыккан иң көчле хатын-кызлар командалары: Чирмешән, Ивашкино, Шешминка, Яңа Элмәле авыл җирлекләре вәкилләре узган атнада район мәдәният йорты спорт залында көч сынашты.

Ярышларда Чирмешән авыл җирлеге командасы беренче урынны яулады, алар район чемпионнары. Яңаэлмәлеләр – икенче, Шешминка волейболчылары өченче урында.

Хатын-кызлар арасында чемпионатның иң яхшы уенчысы дип Ивашкино авыл җирлеге командасыннан Алевтина Утриванова танылды.  Ноябрь аенда башланып киткән чемпионатта 17 команда катнашты.

-Волейбол буенча район чемпионаты инде берничә ел рәттән үткәрелә, - ди муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәмзия Долгополова. – Ярышларда елдан-ел күбрәк кеше катнаша, әйтик, быел барлыгы 50 команда көч сынашты. Форсаттан файдаланып, оешмалар җитәкчеләренә һәм авыл җирлекләре башлыкларына чемпионатны шундый югары дәрәҗәдә оештыруга өлеш керткәннәре өчен рәхмәтебезне җиткерәбез. Шулай ук хөкемдарлар тырышлыгын да билгеләп үтәргә кирәк, бүген алар командасына да бүләкләр тапшырабыз.

Җиңүчеләрне район башлыгы урынбасары Габдерәшит Җамалтдинов та котлады, медальләр, кубоклар һәм акчалата сертификатлар тапшырды.

автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев