Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чирмешән районында ир-атлар командалары арасында волейбол буенча чемпионат җиңүчеләре билгеле

Волейбол буенча район чемпионатында ир-егетләр арасында “Энергия” (электр челтәрләре, күпфункцияле үзәк) командасы җиңү яулады, кубок һәм 15 мең сумга сертификат белән бүләкләнде.

Район мәдәният йорты спорт залында узган финал уеннарында дүрт команда: “Фортуна” (Ивашкино авыл җирлеге), “Утыз Имәни” (Яңа Кади авыл җирлеге), Чирмешән авыл җирлеге һәм “Энергия” (электр челтәрләре, күпфункцияле үзәк) көч сынашты.

Беренче һәм икенче урыннар өчен көрәш аеруча киеренке барды. Монда былтыргы чемпион – Чирмешән авыл җирлеге командасы “Энергия” командасы белән очрашты. Уен барышында исәп гел тигез барды. Соңгы минутларга кадәр кем отасын  әйтү кыен булды. Нәтиҗәдә, Чирмешән авыл җирлеге командасы электрчыларга бары тик берничә очко аермасы белән  оттырып икенче урынга һәм 10 мең сумлык сертификатка ия булды. “Утыз Имәни” волейболчылары – өченче урында, аларга 5 мең сумга сертификат тапшырылды.

Чемпионатның иң яхшы уенчысы дип “Энергия” командасыннан Илгиз Гайнетдинов танылды.

Гомумән, дүрт айга якын барган ярышларда 33 команда, 200 дән күбрәк кеше катнашты.

Хатын-кызлар арасында уеннар әле дәвам итә. Җиңүчеләр 8 март – Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан билгеле булачак.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев